Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район хакимияте һәм башкарма комитеты, мәдәни учреждениеләр коллективларының отчет концерты булды

​​​​​​​Район хакимиятендә, башкарма комитетта, музыка мәктәбендә, үзәк китапханәдә һәм район мәдәният йортында хезмәт куючыларның иҗади отчет концерты тирән эчтәлекле дә, күңелле дә булып, тамашачыларның югары бәясен алды.

Концерт музыка мәктәбенең халык музыка кораллары ансамбле чыгышы белән башланып китте. Солист Илнур Шагалиевның гармунына ияреп музыкантлар татар һәм рус көйләренә попурри башкардылар.

Концерт башында  Галиәскәр Камалның “Беренче театр” пьесасы буенча куелган спектакль дә күңелләргә ошады. Анда төп рольләрне Вайыс Даутов, Рәфис Гатауллин, Лия Мәрдегалләмова, Рәйсә Габдуллина, Энже Хәлиуллина, Динар Галимов бик оста итеп уйнадылар.

Аннары концерт төрле жанрлардагы чыгышлар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев