Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык санын исәпкә алуда 41 кеше эшләячәк

Узган 2020 елга илдә яшәүчеләрне исәпкә алу планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе бу чараны күпмедер вакытка кичектерергә мәҗбүр итте. Хәер, кичектерү озакка сузылмады – быел 15 октябрьдән    14 ноябрьгә кадәр, ягъни бер ай дәвамында Бөтенроссия халык санын исәпкә алу үткәреләчәк һәм аңа әзерлек ил күләмендә, шул исәптән бездә дә ахырына якынлашты.

Нәрсә соң ул – халык санын исәпкә алу? Билгеле, әлеге кампания барышында кешеләрне “берәү, икәү, өчәү...” дип кенә санап йөрмәячәкләр. Бу көннәрдә бездән яшебез, милләтебез, гаилә хәлебез, белемебез, керемнәребез һәм башка нәрсәләр турында сорашачаклар. Ягъни һәр кешегә зур булмаган анкета тутырылачак.
Җанисәп нигә кирәк? Билгеле, беренче чиратта илдә күпме халык яшәвен, һәркемнең нинди социаль группага каравын, ир-атлар һәм хатын-кызларның, картлар һәм яшьләрнең, олылар һәм балаларның күпме булуын белер өчен. Милләт хакындагы сорау Россиядә кайсы милләтләрнең халык санын югалтмавын, ә кайсыларының юкка чыгу куркынычы барын күрсәтә. Илдә байлар күпме дә, хәерче никадәр? Пенсионерларга яшәү өчен пенсияләре җитәме? Кыскасы, җанисәп барышында җыелган мәгълүматлар бик мөһим, алар илне, төбәкләрне үстерүнең яңа юнәлешләрен билгеләү, үсеш планнары һәм программалары төзү, кыс-касы, дәүләткүләм мөһим карарлар кабул итеп гамәлгә ашыру өчен кирәк.
Инде килеп алда торган бу чараның үз районыбызда ничек үтәсе белән кызыксыныйк. Сорауларыбызны Россия Федерациясе Дәүләт статистикасының Базарлы Матактагы бүлеге белгеч-эксперты Светлана Самарцевага юлладык.
–Светлана Александровна, әйтегез әле, безнең район халык санын исәпкә алу чарасын үткәрергә әзерме? Безне кемнәр һәм ничек санаячак?
–Әйе, әзерлек эшләре тәмамланды дип әйтә алабыз. Җанисәптә 6 контролер, 34 исәпкә алучы, 1 инструктор эшләячәк, ягъни 41 кеше катнашачак. Көтелмәгән хәл булса дип (әйтик, исәпкә алучы авырып китсә) резерв та әзерләдек.
Исәпкә алу участоклары алтау, алар өчен биналар бүлеп бирелгән, эш шартлары тудырылган.
–Исәпкә алучыны тышкы кыяфәтеннән танырга буламы?
–Әйе, була. Халык санын исәпкә алучы планшет-компьютер салынган зәңгәр сумка тоткан, өстенә зәңгәр жилет кигән, шарф бәйләгән булыр. Маңгаенда  фонаре дә булачак. Билгеле инде, һәр исәпкә алучыга танык-лык бирелә.
–Шулай итеп, тиздән кунак көтә башлыйбызмы? Исәпкә алучы өебезгә киләчәкме?
–15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стацианар исәпкә алу участоклары эшләячәк. Исәпкә керү өчен һәркем шушы участокка үзе килә ала. Кемдер бит исәпкә алучы белән очрашырга теләмәскә яки өенә китерәсе килмәскә дә мөмкин.
Исәпкә алучылар 18 октябрьдән башлап илебездәге кеше яшәгән һәр бинаны йөреп чыгачаклар. Алар участокка килеп яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша (андый мөмкинлек тә бар) исәпкә кермәүчеләрне язып алачак.
–Димәк, электрон исәпкә алудан да файдаланырга мөмкин?
–15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы”нда “Халыкны исәпкә алуда катнашу” дигән хезмәттән файдаланырга мөмкин булачак. Үзеңә һәм бер өйдә яшәүчеләргә исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра аласыз (шул исәптән мобиль кушымта ярдәмендә). Кешеләрне даими яшәгән урыннары буенча исәпкә алачаклар.
–Светлана Александровна, без пандемия чорында яшибез, кайберәүләр чир йоктырудан куркып, исәпкә алучылар белән аралашудан баш тартырга мөмкин бит...
–Шуңа күрә Россия статистикасы Роспотребнадзорның ковидны кисәтү буенча таләпләрен үти: халык исәбен алучылар битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, аларның барысы да прививка  ясатты. Өстәрәк әйткәннәрне кабатлыйм: шикләнүчән әлкилеләргә Дәүләт хезмәтләре порталына кереп исәпкә алынырга тәкъдим ителә.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев