Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки җирендә быелгы сабан эшләренә техниканың әзерлеген уңай бәяләделәр

Быел яз бик иртә килде. Механизаторларыбыз шуны алдан белгәндәй, сабан эшләренә әзерлеккә ике атнага иртәрәк керешкәннәр иде. Шуңа да беренче мөмкинлек туу белән, басуларда кызу кыр эшләре башланды.

Күктән дә, җирдән дә ашлыйлар


Районда самолет һәм ике дистә үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә. Былтыр 22 мең гектарда көзге культуралары чәчелгән иде. Шуңа тулысынча диярлек ашлама кертелде.  Язын орлыклар чәчеләсе  мәйдан да тулысынча минераль ашлама белән тукландырылды, ул 41 мең гектарда чәчеләчәк. Шуның 19 мең гектарын көнбагыш һәм кукуруз культуралары биләп торачак. 

Дымны каплау – төп бурыч


Районда тырмалау эшләренә беренчеләрдән булып “Үзәк Әлки” территориаль идарәсе керешкән иде. Биредә  1500 гектар мәйданда булган күпьеллык үлән тулысынча тырмаланды. Хәзер механизаторлар туңга  сөрелгән җирләрдә (6140 гектар) дым саклау эшләрен башкаралар. 
Тырмалау эшләренә шулай ук актив “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе һәм “Хузангай” җәмгыяте беренчеләрдән булып керештеләр. Бүген инде районның  барлык  хуҗалыкларында да дым каплау эшләре актив алып барыла.


“Яшь көч” җәмгыяте дә көзге культураларны һәм печән җирләренә ашлама кертүне төгәлләгәч, бар көчне тырмалауга юнәлдерделәр.
Районда 22 мең гектар уҗым культуралары биләгән һәм 40 меңнән артык туңга сөрелгән мәйданда мөмкин кадәр тизрәк дым каплау бурычы куела.  Чөнки кояшлы, язгы җилле көннәр басуларның шифалы су запасын көне-сәгате белән киметәләр.

Район  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Роберт Гадиев әйтүенчә, Базарлы Матак орлык заводы  һәм Хузангайдагы ПС-10 агрегатлары чәчүлек  орлыкларны авыруларга  каршы агулауда уңышлы эшлиләр. Алар иң элек арпа  орлыгын эшкәртү белән мәшгульләр икән. Алдагы атналарда инде арпа чәчә башлау күздә тотыла. 

Техника төзеклегенә  бәя бирелде


5 апрельдә быелгы сабан эшләрендә катнашырга тиешле техника торышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе тикшерде.  Алар райондагы барлык хуҗалыкларны йөреп чыккач, Хлебодаровка кырында тезеп куелган “КШ-Агро”ның “Үзәк Әлки” территориаль  идарәсе техникасын карадылар. Игенче-механизаторлар белән сөйләштеләр, беренче нәтиҗәләрне ясадылар.


Комиссия рәисе, авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техника бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов механизаторларга мөрәҗәгать итеп:

–     Без Әлки җирендә быелгы сабан эшләренә техниканың  әзерлеген уңай бәялибез. Әмма иң мөһиме –     техника белән эш итүче механизаторлар сау-сәламәт булсын. Шуңа да мин сезне техника белән сак, барлык таләп-кагыйдаләрне  төгәл үтәп кенә эшләргә чакырам. Быелгы ел барыбыз өчен дә уңышлы һәм җайлы килсен иде, – диде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев