Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районда санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышы булды

Язгы ташу чорында төп бурычларның берсе – халык арасында йогышлы һәм массакүләм йогышлы булмаган авырулар барлыкка килүгә юл куймау.

Кар эрегәндә хасил булган су туфрак өслегеннән табигатьтәге төрле, шул исәптән, сәламәтлек өчен куркыныч булган пычраткыч матдәләрне юып төшерә. Кар суы да кешеләр эчәргә ала торган су объектларына эләгергә мөмкин.


17 март көнне, халык арасында су юлы белән күчә торган массакүләм йогышлы авырулар килеп чыгуны кисәтү, 2026 елгы язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмый калу максатларында,  районның санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышы булып узды. Аның эшен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова алып барды.

Комиссия тарафыннан район территориясендә хайваннар һәм кошлар аша йогышлы авырулар күчү һәм таралуына юл куймау мәсьәләләре дә җентекле тикшерелде.

Мария Андреевна имин вәзгыятьне тәэмин итүдә катнашы булган һәр җаваплы оешма җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирде. Утырышның беркетмәсе аша тиешле карарлар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев