Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына Марат Җәббаров эш сәфәре белән килде

1 октябрьдә Әлки районына Татарстан премьер-министры урынбасары-республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән килде. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.


Марат Җәббаров “Хузангай” җәмгыятендә булып, инвестор Иван Казанков, җәмгыятьнең генераль директоры Евгений Чугунов белән очрашты. Министр орлов токымандагы юртаклар фермасында булды, бозау, тана сыерлар асрый торган терлекчелек корпусларын, бозаулату урыннарын, сенаж салынган базларны карады, эшчеләр белән аралашты. Шуны әйтеп узасы килә: бүгенге көндә “Хузангай” җәмгыятендә 6434 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 3335е – сыерлар. 

Аннары министр Марат Азат улы ТР Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, министрлыкның нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге җитәкчесе Дамир Миңнебаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл” рәвешендә киңәшмә үткәрде. Анда тармактагы эш барышы каралды, продукцияне җитештерүне арттыру, терлекләрне асрау шартлары, азык запасы төрләре һәм селекция эшенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.   

Министр ат йорты идарәчесе Марат Гобәйдуллинны, авыл хуҗалыгы комплексы үсешенә үз өлешен кертүе һәм күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Өлкәннәр көне уңаеннан Марат Азат улы, Бөек Ватан сугышында катнашып, бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер ветераныбыз Хазыйм Фәхретдиновта да кунакта булды. Ул, ветеранны чын йөрәктән бәйрәм белән котлап, аңа сәламәтлек теләде. Министр Хазыйм Мәрдегалләм улына сугыштагы кыюлыгы, күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен әйтте һәм 100 яшен тутырган якташыбызга республика Рәисе кушуы буенча бүләк тапшырды. 
Үз чиратында ветеран да Марат Азат улына игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев