Әлки районында 100 яшен тутырам дигәндә Евдокия Кузьмина вафат булды
Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Валентина Ларионова белән 25 февральдә очрашырга сүз куешкан идек. Шул көнне 100 яшен тутырырыга тиешле Евдокия Кузьминаны котлау, аның белән сөйләшү, газетабызга матур яңалык бирү иде исәбебез. Ләкин бу уебыз тормышка аша алмады. Моннан нәкъ 2 ел элек: “Насыйп итсә, 100 яшемне дә каршылармын әле”, – дип озаткан (“Әлки хәбәрләре”, №2, 19.01.24) Евдокия Васильевна зур юбилее җитәргә 10 көн калганда, якты дөнья белән хушлашты.
Бөек Ватан сугышы башланганда, 15 яшьлек булган бу райондашыбызның гомер юлы күпләргә үрнәк. Юллама белән Кората авылына җибәрелгән фельдшер кыз шунда кияүгә чыга. Яшьли ирен, бер сабыен югалткан хатын бәхетен тагын бер кат сыный: Юхмачы егете белән гаилә кора. Биредә ул СПТУ филиалында пешекче булып хезмәт итә. Язмыш төрле яклап сынаса да, кабаттан бала һәм ике оныкның әче хәсрәтләрен күрергә язса да, сыгылмый, сынмый Евдокия Кузьмина. Соңгы көннәрдә дә әле ул аны белгәннәрне, якыннарын камил акылы, саулыгы, аягында булуы, яхшы хәтере белән сокландыра. Беркемгә авырлык тудырмыйм, дигән кебек, 3 кенә көн сырхаулап тора да, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Изге җанның урыны җәннәттә булсын.
Шуны да әйтеп үтәсе килә: бүгенгесе көндә районыбызда 90-95 яшьлекләр – 94 кеше, 95 тән өстәгеләр – 20 дип исәпләнә. Бер гасырга якын тормыш тәҗрибәсе булган, шул еллар аралыгындагы төрле афәт һәм авырлыкларны кичергән әлеге өлкәннәребезне белү, ихтирам итү, вакытында кадерләү – язылмаган яшәү канунының беренче һәм өстенлекле өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев