Әлки районында бер ир-ат канунсыз рәвештә корал ясап, аны саклаганы өчен хөкем ителгән
Яңалыклар

Әлки районында бер ир-ат канунсыз рәвештә корал ясап, аны саклаганы өчен хөкем ителгән

ТРның Әлки районы мәхкәмәсе тарафыннан канунсыз рәвештә корал ясап, аны саклаганы өчен, бер ир-ат хөкем ителгән.

 
2022 елның язында ир-ат үз хуҗалыгында көпшә аша корыла торган калибры 5,8 мм булган атучы корал әзерли. Аны Әлки районының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оператив-эзләү чарасы кысасында табып ала. 
Бар хәлләрне дә исәпкә алгач, әлеге ир-атка карата мәхкәмә тарафыннан 3 елга сынау вакыты белән 5 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарылган.
 


Нет комментариев