Әлки районында “Чик сагында. Әфган конфликты чоры” мобиль музей-күргәзмә эшләп килә
Агымдагы елның 27 апреленнән районыбызның Балалар иҗаты йортында “Чик сагында. Әфган конфликты чоры” мобиль музей-күргәзмә эшләде.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә “Чик сакчылары берлеге” Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм запастагы Чик сакчыларының региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан төзелгән. Экспозиция чик буе гаскәрләре тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары, Әфган конфликты чоры һәм геройлары турында сөйли. Биредә чик сакчыларының хәрби формаларын, кирәк-яраклар һәм төрле сугыш коралларын үз күзең белән күрергә, тотып карарга мөмкин иде.
4 нче май көнне мобиль музей эшчәнлегендә үзе дә чик буенда хезмәт иткән ветеран-пограничник – район башлыгы Александр Никошин, хәрби комиссар Марат Гыйльметдинов катнашты. Алар Юхмачы һәм Базарлы Матак урта мәктәпләренең “Яшь армиячеләр” активистлары чыгышын гына тыңлап калмадылар, ә үзләре хезмәт иткән чорның матур истәлекләре белән уртаклашып, бүгенге көннең вәзгыятен искәрттеләр, егет-кызларга җылы рәхмәт сүзләре һәм киләчәк уңышлар теләделәр.
–Кече яшьтән барысын күреп, аңлап, илебезнең чын патриотлары рухында үсүегез – безнең киләчәгебезнең матур, якты булачагына дәлил. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга да сезнең теләктәшлек бик мөһим. Гуманитар ярдәм белән без әле яңа гына алар янында булып кайттык. Сезнең җылы хатларыгыз бу кыю ир-егетләргә рухи көч, Җиңүгә ышаныч бирә. Сезгә аларның да, үземнең дә зур рәхмәтләремне белдерәм, – диде Александр Федорович.
Музей экспонатлары белән Юхмачы урта мәктәбе директоры, төрле кайнар нокталарда катнашкан ветераннар иҗтимагый оешмасының Әлки бүлеге рәисе урынбасары Андрей Романов таныштырды. Аның янәшәсендә Такталыдан Әфган хәрби конфликты ветераны Леонид Белов, Базарлы Матак мәктәбенең “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” фәне укытучысы Сергей Платоновларның булуы җанлылык һәм чынбарлык мохите тудыруга ярдәм итте.
Күчмә музей 8 нче майда Спас районына юл алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев