Әлки районында «Җиңү диктанты» Халыкара акциясе үтте
Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган «Җиңү диктанты» Халыкара акциясе быел 25 апрельдә үтте.
Аның төп максаты тарихи грамоталылыкны күтәрүгә һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, яшьләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы чын дөреслеккә нигезләнгән әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
– Районыбызның барлык мәктәпләре быел инде җиденче тапкыр киң колачлы бу чараның мәйданчыкларына әверелде. Елыбызның үзенчәлекле булуын, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлануын һәркем белә. Хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан мәктәпләргә тарихи белемнәрне яхшырту һәм үстерү бурычы да куелды. Шул уңайдан ел башында бу фәннән яңа дәреслекләр дә кайтты. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларыбыз тарихи шәхесләрне, төрле зур вакыйгаларның даталарын яхшылап белмиләр, яисә бик нык бутыйлар. Менә бу диктант тагын бер кат белемнәребезне барлауга, үткәнне өйрәнүдә кызыксыну уятуга яңа этәргеч бирер дип ышанып, һәркемгә уңышлар телим, – диде акциядә катнашучыларга үзе дә Базарлы Матак урта мәктәбендә диктант биремнәрен үтәргә әзерләнгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева.
Җиңү диктанты 25 биремнән төзелгән һәм аны язу вакыты 45 минутны тәшкил итте. Башка еллардан аермалы буларак, сорауларның чиреге махсус хәрби операциягә багышланган иде.
– “Җиңү диктанты” Ватанны саклаучылар елында өстәмә актуальлек алды. Лекцияләр, никадәр генә мәгълүмат бирсәләр дә, теория булып кала. Бары тик шәхси җәлеп итү, ягъни практика аша гына тарих чын-чынлап җанлана. Диктант мәсьәләләре балаларда вакыйгалар, күренекле шәхесләр, әдәби әсәрләр, герой-шәһәрләр һәм төп даталар белән кызыксыну уятыр, дип ышанам. Хәтерне саклауның мондый формасы, минемчә, бик мөһим һәм актуаль, –дип билгеләп үтте, мәктәпнең диктантны яздыруда җаваплы тарих укытучысы Илнур Фәйзуллин.
Акциядә катнашучы һәркем өчен (мәктәпләрдә барлыгы 477 кеше катнашты) бу чара белемнәрне тикшерү генә түгел, ә тарихны барлау, буыннар бәйләнешен тою һәм җирдә тынычлыкны саклауның мөһимлеген тагын бер кат аңлау мөмкинлеге дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев