Әлки районында кеше талаган өчен бер хатын-кыз хөкем ителгән
ТРның Әлки районы мәхкәмәсе тарафыннан бер хатын-кыз кеше талаган өчен хөкем ителгән.
Ул кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмаса да, көч кулланып, чит кеше милкен ачыктан-ачык урлаган. Шулай итеп, 2022 елның җәй аенда хөкем ителүче зыян күрүченең өендә аны уң кулы белән күкрәгенә төртеп җибәрә һәм тотып торып, куртка кесәсеннән акчасын ала. Зыян күрүчедә 2400 сум акча була. Шуннан соң карак хатын-кыз кача.
Бар хәлләрне дә исәпкә алганнан соң, әлеге эш буенча 1 ел сынау вакыты белән 2 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев