Апак авылы халкы газета-журналларны вакытында ала
Апак авылы “почта” ны вакытында ала Чөнки моны, җиренә җиткереп, хат таратучы Халидә апа Вәлиуллина башкара икән.
Без аның белән халык җыенына баргач күрештек. Авыл клубында урнашкан почта бүлеге алдында таратасы газета-журналларны, хат-хәбәрләрне барлый, җайлап, зур сумкасына тутыра иде ул.
Өлкән яшьтәге көмеш чәчле апаның, беркемне күрми – үз эшенең эченә кереп китеп, әллә ничә төрле эш белән мәш килүен озак карап торып булмады, сүз каттым:
– Исәнмесез, аңлавымча, сез – хат таратучы?
– Әйе, менә бүген килгәннәрне хуҗаларына җиткерергә әзерләнәм.
– Яшегезне сорамыйм, шулай да бераз чамалыйм, авыр түгелме бу эш сезгә?
– Ююююк, рәхәтләнеп йөрим. Хәрәкәттә-бәрәкәт, дия-дия чабам. Эшләмичә өйдә генә торасы килми. Пенсиягә чыккач, бераз утырып карадым да, менә яңадан алындым әле. Әти-әниләрем дә почтада эшләгән кешеләр иде минем. Әлеге эш кечкенәдән таныш, шуңа яратам да, – ди ул өлкәннәргә хас бер тартыну катыш сөенеч белән.
– Атнага ничә тапкыр таратасыз инде?
– Өч. Пенсияләр килгәндә, 15-16 шар көн рәттән авыл әйләнгән чаклар да күп. Зарланмыйм, йөри алганыма шөкер итәм, – дип елмая тормышыннан да, эшеннән дә канәгать Халидә Хатыйп кызы.
7 дистә еллык тәҗрибәсе булган бу ападан әле тагын әллә ниләр сорарга була иде, әмма, эш кешесен тоткарларга яхшысынмыйча, әңгәмәбез шул урында өзелде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: алдагы елларда бераз ябылып та торган почта бүлеге яңадан тулы көчкә эшли. Халык күп төрле газета-журналлар алдыра. Почта мөдире, хат таратучы һәм авыл җирлеге башлыгы бу өлкәдә бергәләп хезмәт куя. Алга куелган максат-бурычларны тормышка ашыруда да җирлек башлыгының тырышлыгы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев