Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак ​​​​​​​“Ромашка” балалар бакчасында Туган тел көне үткәрделәр

​​​​​​​“Ромашка” балалар бакчасында Туган тел көне күңелле һәм кызыклы үтте.

  Сабыйлар тәрбиячеләре ярдәмендә татар телендә шигырьләр, җыр һәм биюләр өйрәнгәннәр.

Сөмбел Галимова тәрбиясендәге мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр татар халкының канат сыдыру өмәсен тәфсилләп күрсәттеләр. Кызлар һәм малайлар ахырдан йомшак түшәк ясау өчен дип каурый сыдырдылар, мамык җыйдылар.

Өлкән төркем балалары милли киемнәр киеп күрсәттеләр, аларны яңа интерактив панельдә дә карадылар. Калфак-түбәтәйдән, ир-ат камзулы хатын-кызныкыннан ни белән аерыла? Татар читекләрендә нинди бизәкләр була? Шуңа охшаш сорауларга балалар бик теләп җавап бирделәр. Алар пазыллардан милли кием рәсемнәрен җыйдылар, аларга милли бизәкләр төшерделәр. Камил Мингалиев, Ризәлә Хуҗина, Нәргизә Фәсахова, Райнур Гарифинов бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Малайлар һәм кызларның милли киемнән булулары да бәйрәмгә төсмерләр өстәде.

Шуны әйтик: әлеге киемнәрне балалар бакчасы хезмәткәрләре узган елда откан грант акчаларына сатып алганнар. Ә быел “Ромашка” балаларны Татарстан халыклары телләрендә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән проекты белән бәйгедә җиңеп, 500 мең сум акча отып алды. Бу акчага урамда уен почмакларын булдыру өчен җиһазлар сатып алганнар, татар, чуаш һәм рус милли киемнәре тегүгә заказ биргәннәр.

Урта яшьтәге төркемгә йөрүче балалар аеруча кыю икән. Тәрбиячеләре Илсөяр Хәйруллина белән бергәләп сабыйлар заманында әбиләре һәм бабалары уйнаган уеннарны күрсәттеләр. Малайлар һәм кызлар шулай ук төрле такмаклар, әйтем һәм табышмаклар сөйли-сөйли әйлән-бәйлән уйнадылар.

Безнең бакчада 113 бала бар. Аларның бишесе рус гаиләләреннән, дүртесе – чуаш балалары. Кызганычка каршы, бакчага килгәндә балалар еш кына туган телләрен бөтенләй белми булалар. Без бу җитешсезлекне бетерергә тырышабыз, сабыйларны туган телләрендә сөйләшергә өйрәтәбез, моңа уеннар ярдәмендә ирешергә тырышабыз. Шулай да бу мәсьәләдә төп җаваплылык гаилә өстендә. Ата-аналар җыелышларында шул турыда еш сөйлибез,–дип нәтиҗә ясады балалар бакчасы мөдире Алсу Гайнетдинова.

Бәйрәм тәмамланды. Ул күпләргә ошады. Тик иң мөһиме – балалар бәйрәм барышында алган белемнәрен һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта да куллансыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев