Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасына уеннар комплектлары алуга сертификат тапшырылды

Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасына «Акыллы уеннар» проекты буенча уеннар комплектлары алуга сертификат тапшырылды.


“Акыллы уеннар” – алдынгы EdTech күрсәтмә, балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен уникаль белем бирү программасы. Аның нигезен сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән өстәл уеннары тәшкил итә. 

Әлеге программаның төп максаты – балаларда кечкенәдән үк татар теле күнекмәләрен саклау һәм үстерү, мәдәниятебезне яратырга өйрәтү, уңышлы укуның ныклы нигезен булдыру. 

–     Илебездә әлеге программаның аналоглары юк. Әлеге проект Татарстанның берьюлы 100 балалар бакчасына кертелә. Безнең балалар бакчасының иң яхшылар исәбендә булуы сөендерде. Хәзер безнең программага яңа белем бирү күрсәтмәләре өстәлде. Тәрбиячеләр аларга югары бәя бирде: матур итеп бизәлгән, кызыклы биремнәр, күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Сабыйлар өчен барысы да аңлаешлы. Мин әлеге проект уңышларга ирешүче, туган телен һәм мәдәниятен белүче балаларын тәрбияләргә ярдәм итәр, дип ышанам, – дип, үз фикере белән уртаклашты балалар бакчасы мөдире Алсу Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев