Бәхеткә, Татарстанда нык кызу көннәр дәвам итүенә карамастан, табигать гарасаттан безне саклады.
Ә менә Башкорстанның берничә районында бүген эре боз яуган. Берничә минут эчендә боз үсемлекләргә зур зыян салып өлгергән. Эре яңгыр тамчыларыннан һәм боздан иң зур зыян күрүчеләр - бакчачылар булган. Шулай ук чәчү мәйданнарына да зыян килгән дип фаразлана. Бу хакта ufatime.ru сайты хәбәр итә. Берничә сәгать алдан боз яву турында Башкортстанда яшәүчеләр хәбәр итеп, социаль челтәрләрдә дә күпсанлы фотолар урнаштырганнар.
Нет комментариев