Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел район газетасы чыга башлаганга – 90 ел

1932 елның март аенда “Колхоз, алга” дип исемләнгән, латин шрифты белән басылган, бер битле, ике яклы җирле басма тәүге тапкыр дөнья күрә. Шул чорда Әлки җиренең үз газетасы халкына тарала башлый.

  
Тугыз дистә ел дәвамында редакциядә йөзләгән кеше  хезмәт куйган: редакторлар, корректорлар, җаваплы сәркатипләр, тәрҗемәчеләр, фотокорреспондетлар. Моңа өстәп, 2000 елга чаклы безнең үз типографиябез дә бар иде. Анда хәреф җыючылар, газетаны басучылар тырышып хезмәт итте. 
Бүген безнең редакция коллективында 10 кеше эшли. Кечкенә, әмма дус, бердәм булып, газетабызны бай эчтәлекле, матур бизәлешле итеп чыгару өчен тырышабыз. 
Район газетасы Әлки  тормышы белән  һәрчак бер сулышта булды. 90 ел дәвамында без район җитәкчеләренең сәясәтен халыкка җиткерү күпере буларак хезмәт иттек.
Заманында газета аша кулакларга каршы көрәш алып барылган, коллективлаштыруда төп өндәүчеләр ролен үтәгәнбез.  Ул халык белән бергә фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән,  якты киләчәк төзүгә юл тоткан, үзгәртеп кору  чорында да яңалыкларны яктырткан һәм менә яңа технологияләр  килеп кергәч тә, халыкка файдалы матбугат булып калырга тырыша.
Безнең хәзер сайтыбыз бар, социаль челтәрләрне алып барабыз.  Алар ярдәмендә әлкилеләрнең күркәм  эшләре белән еракта яшәүче  якташларыбызны таныштырабыз. 
Газетаның юбилее ул – янә бер артка борылып карарга бер сәбәп һәм киләчәккә җитди бурычлар куеп алга атлауны ниятләү мөмкинлеге. Газетабызның тарихы бай, чып-чынлап аның белән горурланырга хакыбыз бар.
Ә газетаның бүгенге  санын без бәйрәмчә чыгарырга тырыштык. Үзебезгә әйтелгән җылы сүзләргә, бәйрәм теләкләренә урынны кызганмый бирдек. Һәрчак акыллы, мәрхәмәтле, эшлекле  сыйфатлар белән халыкка хезмәт итсәк иде. Газета аша һәр  йортка күбрәк шатлыклы хәбәрләр, сөенечле яңалыклар кертә алсак иде.
Газетабыз юбилее белән, дуслар! Аның әле киләчәге озын, якты, укучыларга ул кирәк әле, дип ышанабыз!
Азат Низамиев,
“Әлки хәбәрләре” газетасы җитәкчесе-баш мөһәррире.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев