Яңалыклар

Чуаш Кичүе “Кыңгырау” бакчасы янында уен мәйданчыгы барлыкка килде

Чуаш Кичүе балалары өчен бик шатлыклы көн бүген: "Кыңгырау" бакчасы янында уен мәйданчыгы барлыкка килде. Мәйданчыкта тагын турник, теннис өстәле, таулар, тренажер, эскәмияләр куелган. Авылның кечкенә халкы түземсезлек белән мәйданчыкка җәелгән бетонның кибеп беткәнен көтә. Ә олылар үзләренә шат, чөнки зур юлдан авыл аша хастаханәгә таба асфальт юл төзелә. Юлчылар...

Чуаш Кичүе балалары өчен бик шатлыклы көн бүген: "Кыңгырау" бакчасы янында уен мәйданчыгы барлыкка килде.

Мәйданчыкта тагын турник, теннис өстәле, таулар, тренажер, эскәмияләр куелган. Авылның кечкенә халкы түземсезлек белән мәйданчыкка җәелгән бетонның кибеп беткәнен көтә.

Ә олылар үзләренә шат, чөнки зур юлдан авыл аша хастаханәгә таба асфальт юл төзелә. Юлчылар көндез генә түгел, төнлә дә эшлиләр.


Нет комментариев