Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чуаш Кичүе мәктәбендә “Барысын да белергә телим” дип аталган районкүләм фәнни-практик конференция үтә

Чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, ветеринария фәннәре докторы, Н.Э.Бауман исемендәге ветеринария медицинасы академиясенең микробиология һәм биотехнологияләр кафедрасы профессоры, 200дән артык басма хезмәт, шул исәптән берничә дәреслек авторы Альберт Галиуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Шатунова катнаша.

Актлар залында укучылар, мәктәп директоры Фәния Зәйдуллина һәм югарыда аталган кунакларның сәламләү чыгышын тыңлаганнан соң, районның 14 мәктәбеннән җыелган 46 яшь эзләнү-тикшеренүчеләр, 4 секциягә бүленеп, төп эшчәнлеккә күчте. 5 нче секциядә укытучы-җитәкчеләр түгәрәк өстәл артында фикер алыша.
Районыбызның булачак фән кандитатларына уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев