Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче бер ханым өйдән-өйгә йөрүчеләрдән массажер сатып алып алданган.

Базарлы Матакта яшәүче бер ханым өйдән-өйгә йөрүчеләрдән массажер сатып алып алданган. Сатучылар чыгып китүгә әлеге җайланманың эшләмәве дә ачыкланган. Ханым товарын күтәреп полиция бүлегенә килгән. Анда массажерның батареясы юклыгы мәгълүм була. Ә аппарат үзе эш хәлендә икән. Тик теге хатын 7 мең сумга сатып алган товарның бәясе күп дигәндә 2...

Базарлы Матакта яшәүче бер ханым өйдән-өйгә йөрүчеләрдән массажер сатып алып алданган.

Сатучылар чыгып китүгә әлеге җайланманың эшләмәве дә ачыкланган. Ханым товарын күтәреп полиция бүлегенә килгән. Анда массажерның батареясы юклыгы мәгълүм була. Ә аппарат үзе эш хәлендә икән. Тик теге хатын 7 мең сумга сатып алган товарның бәясе күп дигәндә 2 мең сум гына торуы билгеле була. Өстәвенә, сатып алучыга бернинди гарантия документы бирелмәгән. Полиция хезмәткәрләре өйләргә йөреп товар тәкъдим итүчеләрдән берни сатып алмаска киңәш итәләр.


Нет комментариев