Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлия Вафина: “Безнең максат – кешеләргә хезмәт итү”

Район хастаханәсе поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Илгизәр кызы Вафина Югары Әлкидә яши. 

 
Аның өчен булдыра алмыйм яисә теләмим дигән сүзләр бөтенләй юк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ерак юлларны исәпләп тормыйча, беренче чакыру буенча ул үзенең ярдәме, белеме һәм тәҗрибәсе таләп ителгән җиргә ашыга.
–Балачагымда ук укол ясарга өйрәнгән идем. Башта умыртка баганасы зарарланган әниемә, аннары күршеләремә дә ясарга туры килде. Кулың җиңел, дип әйтә иделәр миңа. Белгәнемне “законлаштыру” һәм тиешле белем алу өчен Чистай медицина училищесына укырга кердем,–дип көлә-көлә сөйли Гүзәлия.
Укуын тәмамлагач, яшь белгеч үз районыбызга кайтып хатын-кызлар консультациясендә, регистратурада, аннары наркология кабинетында эшли. Шәфкать туташы әйтүенчә, регистратурада эшләгән еллары бигрәк тә күңеленә якын икән. Аларны ул сагынып искә төшерә, чөнки күбрәк кешеләр белән эшләргә, аларны борчыган проблемаларны хәл итәргә туры килгән аңа. 
–2017 елның февралендә баш табибыбыз Светлана Одушкина үзенә чакырып алды да, Базарлы Матак мәктәбендә шәфкать туташы юк, кичектергесез шушы эшкә алынырга тиешлегемне әйтте. Башта аптырап калдым, чөнки балалар белән эшләү тәҗрибәм юк иде. Шулкадәр укучыларның сәламәтлеге өчен җавап бирү дә гаять зур вазыйфа. Үзегез аңлыйсыз, без, медицина хезмәткәрләре, шуның өстенә хәрби бурычлы кешеләр дә бит. Кая җибәрәләр, шунда эшләргә тиешбез. Курслар үттем дә, эшкә керештем. Яшермим, хастаханәдән мәктәпкә киткәндә еладым да. Әмма, ике уку елы эшләгәннән соң киредән үз урыныма күчергәч, балалар һәм мәктәп коллективы белән хушлашканда кабат елап алдым. Алар миңа шулкадәр якын, шулкадәр кадерле булып өлгерделәр,–дип күңелендәге серен ача Гүзәлия. 
Ә районның баш табибы Светлана Одушкина поликлиниканың өлкән шәфкать туташы турында мондый фикердә:
–Гүзәлия Вафина медицинаның төрле тармакларында эшләде, һәм һәрвакыт үзен җаваплы тотты, вазыйфаларын тел-теш тидермәслек итеп үтәде. Ул кешеләр белән эшли белә, пациентларга карата игътибарлы, сизгер. 
Гүзәлия Илгизәр кызы фикеренчә, хатын-кызлар коллективы белән җитәкчелек итү (поликлиникада барлык урта звено медицина хезмәткәрләре гүзәл затлар бит) бер үк вакытта ансат та, авыр да. 
–Төп бурычым - һәр нәрсәдә тәртипне тәэмин итү. Медицина хезмәткәре итәгатьле дә, йомшак күңелле дә булырга тиеш. Үзенең максатын акча эшләүгә кайтарып калдырмаска, ә авыруның газапларын җиңеләйтеп, аны дәваларга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтергә тиеш,–дип саный Гүзәлия Вафина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев