Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Матак авылыннан Галина Исаева Чистайда пенсионерлар арасында зона бәйгесендә шашка буенча беренче урынны алды

Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турнирының район ярышында да ул иң оста шашкачы булып танылган иде. Февраль азагында балалар иҗат йортында үткән әлеге бәйгедә төрле авыллардан 40 пенсионер катнашты. Аларның уенына Әнвәр Галимов җитәкчелегендәге хөкемдарлар бәя бирде. Ир-атлар арасында шашка бәйгесендә Иске Матактан Петр Бровков беренчелекне яулады. Ә...

Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турнирының район ярышында да ул иң оста шашкачы булып танылган иде.

Февраль азагында балалар иҗат йортында үткән әлеге бәйгедә төрле авыллардан 40 пенсионер катнашты. Аларның уенына Әнвәр Галимов җитәкчелегендәге хөкемдарлар бәя бирде. Ир-атлар арасында шашка бәйгесендә Иске Матактан Петр Бровков беренчелекне яулады. Ә шахматта Иске Матактан Ирина Бровковага һәм Яңа Салманнан Мөнир Заһидуллинга тиңнәр булмады. Шулай ук Хәмдия Гәрәева (Иске Чаллы), Гөлсирә Латыйпова (Ташбилге), Әсхәт Гәрәев (Карга), Илгиз Кыямов (Үргәгар) -шашкада, Искәндәр Хәлиуллин (Яңа Салман) һәм Фоат Насыйбуллин (Яңа Салман) шахматта үзләрен оста уенчылар итеп күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев