Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Әнҗерә авылын Алмаз Нуруллин илһамым чыганагы дип саный

Туган авылы Иске Әнҗерәне Алмаз Нуруллин илһамым чыганагы дип саный. 

Ул Казаннан ерак түгел Столбище авылында яши. Хезмәт эшчәнлеген шофер һөнәренә багышлаган, ә соңгы берничә елда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә – йөк ташу фермасы хуҗасы ул. Шуның өстенә менә 15 ел инде 119 нчы янгын частендә эшли. 
–Беренче шигырьләремне армиядә язган идем. Саратовта автобатальонда хезмәт иттем. Әтиләремне, туган авылымны бик сагынганмындыр, күрәмсең. Хәзергедәй хәтерлим: күзләремне йомам һәм каршымда бодай кырлары, алсу таңнар җанлана, тургай җырлаганны ишетәм,–дип сөйли ул шигриятьтә беренче адымнары турында. 
Бик аралашучан кеше булса да, үзешчән сәнгатьтә катнашып, концерт һәм ял кичәләрендә гармунда уйнаса да, үзенең шигырь язуы турында сөйләп йөрмәгән ул. 
–Социаль челтәрләрдә сабакташлар төркеме оешкач, авылдашларым белән аралаша, яңа шигырьләремне аларга да күрсәтә башладым. Ә сабакташларым мине үсендереп тордылар, мактадылар, үз-үземә ышанычымны арттырдылар. Шулай бервакыт сыйныфташларым Рәмзия Газизова һәм Гаилә Миндубаева район якташлык җәмгыятенең шигарьләр җыентыгы бастырып чыгарырга җыенуы турында район газетасына биргән белдерүен җибәрделәр. Мин бу тәкъдимне сөенеп кабул иттем. Шулай шигырьләрем дөнья күрделәр. Бу бик зур уңыш,–дип сөйли Алмаз Нуруллин. 
Үзешчән шагыйрьнең бу уңышына балалары һәм тормыш иптәше Рәзифә дә, авылдашлары да шатланган, чөнки “Без Әлкидән” дигән җыентыкка Алмаз Нуруллинның районыбыз, Иске Әнҗерә авылы турындагы шигырьләре дә кергән бит. Аларда туган ягыбызның матурлыгына соклану, уңган кешеләре белән горурлану хисләре яңгырый. Хәзер инде Алмаз Нуруллин шәхси шигырь җыентыгын бастырып чыгару турында уйлана. Чөнки дүрт дистә елда 200 дән артык шигыре җыелган икән бит.
–Менә шулай көтмәгәндә туган ягымнан читтә мәшһүр кешегә әйләндем дә куйдым! Китапны тәкъдим итү кичәсенә дә чакырдылар үземне. Бусында инде район якташлык җәмгыяте булышты. Җәмгыятьнең эшчәнлеге һәрвакыт уңышлы булсын иде,–дип нәтиҗә ясады Алмаз Нуруллин. 

Сагыну

Карашымны төбәп, тау битенә,
Яшел урманнарга сокланып,
Туган ягым, сине искә алып,
Мин утырдым озак уйланып.

Биек таулар, хәтфә урман,
Борма юлларын да урадым,
Сагынасың икән чит җирләрдә
Туган җирнең назлы кочагын.

Бер карасаң, шул ук урман сыман,
Болытлар да шулай үтәләр.
Тик үсми шул безнең җанга якын,
Ак каеннар, сылу юкәләр.

Төз наратлар юл буенда калмый,
Юл буенча таштан кыялар.
Без сулаган һава түгел монда,
Бездәгечә акмый елгалар.

Аермасын язмыш туган җирдән.
Үз җиреңдә җимеш бул икән.
Чит җирләрдә кунак кына булыйк.
Үз җиреңнән якын бар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев