Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда чит кешеләрнең паспортлары белән 51 мең сум кредит алган ир-атны тоткарладылар

Казан полицейскийлары чит кешеләрнең паспортлары белән бер үк микрофинанслау офисында ике тапкыр акча алган 44 яшьлек ир-атның эзенә төште.

Әлеге ир-ат микрофинанслау офисына чит кешеләрнең паспортлары белән узган елның ноябрь аенда ике тапкыр килә. 44 яшьлек кырыгалдар каяндыр тапкан паспортларның фотосурәтләрен генә яңадан ябыштыра. Шул рәвешчә, ул 51 мең сум акчаны җиңел генә үз кесәсенә салып куя. Тикшерү барышында ачыкланганча, югалган паспортларның хуҗалары (ир-ат нәкъ менә шуларга кредитлар рәсмиләштерә дә инде) бу хакта полициягә мөрәҗәгать иткән була.


Кырыгалдар үз гаебен тулысынча таныды, аңа карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54998-kazanda-chit-keshel%D3%99rne%D2%A3-pasportlaryi-bel%D3%99n-51-me%D2%A3-sum-kredit-algan-ir-atnyi-totkarladyilar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев