Яңалыклар

Казанда су астына киткән балыкчы табылмаган

7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә.

Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм ризык салынган пакет кына табыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55015-kazanda-su-astyina-kitk%D3%99n-balyikchyi-tabyilmagan.html


Нет комментариев