Мәгълүм булганча, кичә Татарстан буенча көчле яшенле яңгыр явып үтте, кайбер районнарда боз да яуган. Кайбычта җир өстен вак боз капланган. Биредә зыян күрүчеләр юк, ә менә Лаеш районында бер йортны яшен суккан, янгын чыккан. Ут-ялкынны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергән. Төзелеп кенә килүче йортның түбәсе зыян күргән.






Нет комментариев