Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Коммунизм юлы” газетасының 1973  елгы саннарында ниләр язганнар

Газета – район елъязмасы

Безнең якның уллары
1970 елда Түбән Әлки авыл советы башкарма комитетына караган дүрт авылдан 27 егет Совет Армиясе сафларына киткән иделәр. Ата-аналарына егетләрнең яхшы хезмәт итүләре турында хәбәрләр, мактау хатлары килеп торды. Ә 1972 елны 27 егетнең барысы да хезмәт срокларын тутырып туган авылларына әйләнеп кайттылар. Алар ял итеп торыйк димәделәр, җиң сызганып эшкә тотындылар. Хәзерге вакытта 27 солдатның 21 е авыл хуҗалыгы тармагында, ягъни колхоз производствосында удар вахта алып баралар.  (24 февраль)

Яшьләр дуслыгы
Абдул Салман авылы яшьләре белән Иске Баллыкүл авылы яшьләре арасында күптәннән дуслык җепләре сузылып килә. Менә күптән түгел Абдул Салман хезмәтчәннәре клубка Иске Баллыкүл яшьләре концертын карарга җыелдылар. Кичәдә  М.Рахманкуловның баянда уйнавы, Сөембикә һәм Таһир Сибгатуллиннарның җырлавы, Илсөя Хәйретдинова һәм Мөнирә Вафинаның чыгышлары тамашачыларга аеруча ошады. (14 март)

Иген күкрәп уңсын өчен
5 апрельгә районыбызда кырларның 26102 гектар мәйданында кар сулары тотылды, басуларны ашлау буенча 16 марттан 16 апрельгә кадәр игълан ителгән удар айлык көннәрендә 23015 тонна черемә чыгарылды. (7 апрель)

Хезмәт алдынгысы 
Коммунист Ислам Галиуллин 25 ел гомерен тракторда эшләүгә багышлады.  Аның кулына теләсә нинди техника буйсына. “Яшь көч” колхозының тәҗрибәле механизаторы быел ДТ-75 тракторында 384 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалады, 60 гектарда культивация үткәрде һәм 390 гектар мәйданда иген чәчте. (19 май)

Силос салына
“Завета Ильича” колхозының Апак бригадасында оешкан төстә терлек азыгы хәзерләү – силос салу эшләре бара. Планда 18700 центнер силос әзерләү каралган булса, бүгенгесе көнгә 10146 центнер яшел масса силос базына салынган инде. Массаны ташуда үзйөрешле шассида эшләүче коммунист Хәбибулла Хәйруллин, комсомолец Хәмит Сабиров һәм Вазыйх Җәббаров бигрәк тә зур тырышлык күрсәтәләр. Алар көн саен нормада каралган 33 тонна урынына 40 тонна яшел масса ташыйлар. (27 июль) 

Төзелеш эшләре бара
Татар Төгәлбәе бүлекчәсендә Михаил Милов җитәкчелегендә 12 кешедән торган төзүчеләр бригадасы эшли. Бригада 200 баш мөгезле эре терлек сыешлы абзар төзи. Төзүчеләр бу бинаны көзге яңгырлар башланганчы файдалануга тапшыру өчен тырышалар. Ә элегрәк алар 560 баш терлек өчен җәйге лагерь комплексын эшләү белән мәшгуль иделәр. (24 август)

Совхоз яшелчәлегендә
Безнең “Правда” совхозының Түбән Колчурино бүлекчәсендә яшелчәчелек зур түгел. Үткән ел бу бакча нибары гектар ярым җир били иде. Шуннан яшелчәчеләр 550 центнер кәбестә җыеп алдылар. Районның кайбер ашханәләре, балалар бакчалары, больницалар витаминга бай бу яшелчә белән шуннан тәэмин ителделәр. Моннан  тыш әле яшелчәчеләр 40 центнерлап кыяр һәм 30 центнер помидор да җыеп тапшырдылар. (21 сентябрь)

“Колос” кинотетры ачылды
Октябрьнең соңгы көннәренең берендә район үзәге кешеләре кинога дип гадәттәгечә культура йортына түгел, бәлки яңа өлгертелгән “Колос” кинотеатрына юнәлделәр. Люминацион лампалар белән яктыртылган, яңа җиһазлар белән җиһазландырылган 200 урынлы кинозал тамашачыларга бик ошады. Бәйрәм алды көннәрендә кино сөючеләр әнә шундый  зур бүләк алдылар. (7 ноябрь)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев