Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошки – район үзәгеннән иң ерак урнашкан җирлекләрнең берсе

Кошки – район үзәгеннән иң ерак урнашкан җирлекләрнең берсе ул. 

 
Кошкиның үзендә, Татар һәм Рус Төгәлбәе авылларында 295 кеше яши. Былтыр өч бала туган, дүрт кешене соңгы юлга озатканнар. Шунда яшәргә теләп читтән алты кеше кайткан һәм пропискага кергән. Шулай итеп халык саны алдагы ел белән чагыштырганда бераз арта да төшкән. 
Төгәлбәй, Кошки кырларын “Хузангай” җәмгыяте эшкәртә. Ел коры килү сәбәпле бөртеклеләр уңышы бик түбән булса да, дивиденд сыйфатында икмәк пайчыларга тулысынча таратылган. 
Биредә күп еллар инде “Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Фәнил Гәрәев авылдашларына печән хәзерләгәндә үз техникасы белән булыша, ә кыш айларында урамнарны кардан чистартыша. Җыенда шушы игелекле гамәлләре өчен район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хаты тапшырдылар аңа. 
Җирлек башлыгы Илнур Сираев үз чыгышында авыл тормышына кагылышлы барлык тармакларның эшчәнлеген яктыртырга тырышты. Аның доклады башка җирлекләрдә җыеннарда ишетелгәннәрдән ике тапкыр озынрак та булды. Ул чисталык мәсьәләсенә аерым тукталып, җәй буе торак пунктлар янәшәсендә, посадкаларда, сулыклар ярларында хасил булган чүплекләрне юк итү белән шөгыльләнәбез, диде. Шуңа күрә көнкүреш калдыкларын урыннардагы контейнерларга гына түгәргә, маллар тиресен бакча өчен ашлама итеп файдаланырга киңәш итте ул авыл халкына. 
Авыллардагы суүткәргечләр дә шактый искергән икән биредә. Аларны ремонтлау өчен узара салымның байтак өлеше файдаланылган. Быел Кошкиның Арбузов урамындагы суүткәргечләрне кичекмәстән ремонтларга кирәк. 
Кошкида узган җыенда катнашучылар җирлек башкарма комитеты эшчәнлеген уңай бәяләделәр. Ә менә район сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлегеннән ризасызлык белдерүчеләр булды. Әйтик, Ольга Семенова яшь баласы белән табибка күренергә барган. Үз чиратын көтеп шактый утырырга туры килгән аңа, чөнки шунда эшләүче шәфкать туташлары әледән-әле туганнарын-танышларын табибка чиратсыз гына кертеп тора икән. 
Баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев андый очракларда шәхсән үзенә яисә поликлиника җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кушты, тасвирланган хәлне медицина хезмәткәрләре белән берлектә ачыкларга ышандырды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев