Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше Ульян һәм Самара өлкәләрендә африка чумасы табылган

Күрше Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә кабан дуңгызларында африка чумасы булуы ачыкланган.

Шунлыктан ветеринария белгечләре район халкын бу куркыныч чиргә карата уяу һәм сак булырга чакыра. Авылларда я ферма, азык базасы тирәләрендә кыргый кабаннар күренсә, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә яисә аучыларга хәбәр итәргә кирәк, ди районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин. Ул дуңгызларда африка чумасының дәвалауга бирешми, чирле малларның 100 процент үлеменә китерә торган яман авыру булуын искәртә. Әлеге йогышлы чир йорттагы һәм кыргый дуңгызларда була. Чума вирусы физик һәм химик тәэсирләргә бирешми, термик эшкәртелгән дуңгыз итендә дә саклана. Ул азык, тирес, терлек үләксәсе, шулай ук бетләр аша сәламәт малларга күчә. Куркыныч чирдән сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев