Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 2020 елда югалткан күренекле шәхесләребез

Узып баручы 2020 ел уңышлары, күркәм эш-гамәлләре белән генә түгел, әрнүле югалтулары белән дә истә калыр. Быел без районыбызның байтак күренекле шәхесләре белән хушлаштык.

Февраль аенда якташыбыз, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны мәңгегә югалттык. Ул 50нче яшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Айрат Нәҗип улы нәсел тамырлары Әлкигә тоташкан якташыбыз, район икътисадын югары дәрәҗәгә күтәрүдә зур роль уйнаган инвестор иде.

Август ахырында Әлкинең талантлы улы – әдәбият тәнкыйтчесе, шагыйрь, якташыбыз Мөдәррис Валиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) 67 яшендә бакыйлыкка күчте.

Аксубай районында туып үскән, ә Әлкине икенче туган җире дип санаган, бөтен республикага мәгълүм җитәкче Нәҗип Бакиров ноябрь аенда 77 нче яшендә вафат булды. Ул 1977-1990 елларда район җитәкчесе булып эшләгән, Әлкине ныклы үсеш юлына бастыру өчен бик күп хезмәт куйган кеше иде.

Әлкинең чын ватанпәрвәре, күп еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләп, аны республикада алдынгылар сафына чыгарган абруйлы шәхес Петр Алексеевич Шувалов ноябрьдә 85нче яшендә вафат булды.

Үзләре инде арабызда булмаса да, бу абруйлы шәхесләрнең куйган хезмәтләре, якты истәлекләре күңелләребездә озар сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев