Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бөек Ватан сугышында катнашкан Нургазиз Хисмәтов мәңгегә арабыздан китте

Октябрь ае районның иң хөрмәтле кешеләренең берсен – Бөек Ватан сугышында катнашкан Нургазиз Әһлиулла улы Хисмәтовны мәңгегә арабыздан алып китте.

 Татар Төгәлбәендә улы белән кызы тәрбиясендә гомер итүче ветеранга 102 нче яшь иде.
Нургазиз ага Ватан сугышына 1941 елда алына һәм аның иң авыр бәрелешләрендә кулына мылтык тотып фашистларга каршы көрәшә. 1943 елда каты яралана. Госпитальләрдә дәваланып чыккач, солдатны армия хезмәтенә яраксыз дип табалар һәм Мәскәүдәге хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Анда да ансат булмый: Совет армиясен корал белән тәэмин итү өчен көнне төнгә ялгап, тәүлекләр буе цехтан чыкмый эшлиләр тыл хезмәтчәннәре.
Якташыбыз 1947 елда гына демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Һәм гомере буе шунда эшли, гаилә корып, балалар үстерә. Кырыс сынаулар узган Нургазиз Хисмәтов тыныч чорда да сынатмый, алдынгылар рәтендә була.
Фидакарь районда-шыбызның гомере озын булды, ул Әлки ягының иң өлкән кешесе иде. 24 октябьдә аның йөрәге тибүдән туктады.
Авылдашлары Нургазиз Әһлиулла улын олы хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Ветеран белән хушлашырга дип район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев килгән иделәр. Алар Нургазиз ага турында җылы сүзләр әйттеләр, ә хәрби комиссар, Ватан сугышы солдатын соңгы юлга озатып честь бирде, аның җәсәден Россия байрагы белән каплады. Бу - сугыш батырларын җирләүнең тантаналы традициясе.
Шулай итеп, районыбызда моңарчы яшәп килгән, гомеренең һәр көне белән безгә илебезнең данлы да, фаҗигале дә чоры хакында искәртеп торган ветераннарыбызның тагын берсен югалттык. Урыны җәннәттә булсын. Татар Төгәлбәенең фидакарь улы Нургазиз Хисмәтов исеме Әлки төбәге тарихы битләреннән беркайчан да җуелмас...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев