Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Хузангай клубының “Каенкай” хоры чыгышларын тамашачылар көтеп ала

Хузангай клубы каршында оештырылган “Каенкай” рус җыры хоры чыгышларын тамашачылар көтеп ала.

Хорда җырлаучы Елизавета Юманова, Тамара Мукусева, Надежда Викторова, Людмила Морелева, Татьяна Теличко һәм баянчы Александр Стрижнев – яшьлекләре һәм өлгергәнлек чорлары совет вакытына туры килгән буын вәкилләре. Шуңа да алар күбрәк патриотлык, гражданлык рухындагы җырларны башкаралар. Ул җырларда мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык, тугрылык һәм хыянәт турында эчкерсез әңгәмә бара. Хор башкаручылары могҗизага, мәрхәмәткә, якты хыялларга ышаналар. Район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле залларда чыгыш ясап, алар күп санлы дипломнарга һәм грамоталарга ия булдылар.

Үзешчән башкаручылар тамашачыларның күңел түренә үтеп керерлек, иң садә хисләрен уятырлык халык җырларын сайлый беләләр. Аларның җырларында кече Ватаныбызның гүзәллегенә мәдхия дә, туган илебез белән горурлану хисләре дә яңгырый. Хорның һәр чыгышы – җыр сөючеләр өчен бәйрәм.

Олег Мурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев