Әлки районы: Хузангай урта мәктәбендә «Игътибар – балалар!» дигән чара узды
1 сентябрь – Белем көнендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Ринас Җиһаншин укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.
Хузангай урта мәктәбендә район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ринас Җиһаншин «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы үткәрде. Ул малайларны һәм кызларны белем көне белән котлады, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, аларны игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Балаларга инспекторның килүе бик ошады, алар аңа бик күп кызыклы сораулар бирделәр.
Барлык катнашучыларга да канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары белән тулы яктылык кайтаручы элементлар куелган капчыклар бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев