Ремонтлана торган юл участогының гомуми озынлыгы 852 метр тәшкил итә.
Түбән Әлки авылында «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте эшчеләре автотрассадан алып авыл мәдәният йортына кадәр илтүче юлны ремонтлыйлар. Эшчеләр яңа асфальт-бетон юл полотносын җәяләр, ә искесен грейдер ярдәмендә куптарып алганнар.
«Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, ремонтлана торган юлның гомуми озынлыгы 852 метр тәшкил итә.
Нет комментариев