Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Яшь имәннәр”дә комиссияләр эшләде

Әлки районы: “Яшь имәннәр” балаларны сәламәтләндерү лагеры 1 июльдән эшли башларга мөмкин. Безгә бу турыда район балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте.

“Яшь имәннәр” лагерында “Роспотребнадзор” вәкилләре булып,  зур булмаган кимчелекләр тапканнар. Алар төзәтелгән дә инде. Шулай ук балалар ялы өчен лагерь әзер, дигән рөхсәт документын янгын күзәтчелеге буенча районара инспекторы да биргән. Хәзер лагерьны балалар ялларын оештыручы учреждениеләр реестрына кертү бара.

“Яшь имәннәр”дә өч смена ял итәчәк, һәр сменада коронавирус инфекциясе аркасында башка еллардагыча 60 урынына 30 бала сәламәтлеген ныгытачак.

Ял итәргә теләге булган башка балаларга мондый мөмкинлек көзге, кышкы каникуллар көннәрендә  тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев