Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чиябаш авылы зиратында өмә ясаганнар. ФОТО

Узган якшәмбедә Чиябашның кырыклап ир-аты өмә ясап авыл зиратында үскән үләннәрне чабып, чистартып чыкканнар.

Чиябашның татар зираты авыл уртасында урнашкан. Берничә ел элек зираттагы картайган биек агачларны кисеп, чистартып, аның тирәсен тимер бетон койма белән әйләндереп алган иделәр. Хуҗалык кирәк-яракларын саклау өчен таштан бина да салып куйганнар. Инде авыл халкы елына ике тапкыр җыелып зират биләмәләрен тәртипкә китерә. Өмәләрнең беренчесе яз айларында булып узган, икенчесен үткән якшәмбедә оештырганнар. Өмәдә халык күп катнашкан, ир-атлар үзләренең моторлы чапкычлары белән килгәннәр.

Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин өмә оештыруда ярдәм иткән имам Вазыйх Әхмәтҗановка, мәэзин Наил Кәлимуллинга, Мансур минсабировка һәм мәчеткә йөрүче башка аксакалларга рәхмәт белдерә.

Чиябаштагы рус зиратын да даими карап торалар. Былтыр аның тирә-юнен яңартып тотып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев