Әлки районы: Кошки авыл җирлегендәге җыенда халык “Самолетлар өй түбәсенә орынып оча”, дип зарланды
Кошки - районның иң ерак чигендә урнашкан җирлекләрнең берсе.
Ни кызганыч, җирлеккә караган өч авыл да картая бара. Монда 144 хуҗалыкта 364 кеше яши. Шуның 201 е - Кошкида, 160 ы - Татар Төгәлбәендә һәм 3 есе -Рус Төгәлбәендә. Былтыр биредә бер бала да тумаган. Ә үлүчеләр дүртәү. Кошки башлангыч мәктәбендә - биш, Татар Төгәлбәендә ике бала белем ала. Авылларда почта, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары эшләп тора.
Авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллинның хисап чыгышында әйтелгәнчә, былтыр 300 метрдан артык озынлыкта урам юлларын төзекләндерә алганнар. Бу эш үзара салым хисабына быел да дәвам итәчәк.
Татар Төгәлбәе халкы авылдагы су башнясын ясатуны сорады. Район башлыгы Александр Никошин башняны ремонтлату чарасы күреләчәген әйтте. Бер абзый, авылда күперне дә төзәтәсе иде, дигән үтенечен җиткерде. Бу эшне башкару авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм район урман хуҗалыгына йөкләнде. Берничә хуҗалык "Хузангай" җәмгыятеннән дивиденд бөртеген алмаганнар икән. Район башлыгы бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә ышандырды. Ата-аналар үтенече буенча Татар Төгәлбәендәге башлангыч мәктәптә җылы бәдрәф ясау да планлаштырылды.
Наилә апа Мортазина исә үзе ятып чыккан район үзәк хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына рәхмәтләрен җиткерде. Аны табиб Алсу Зәкиуллина бик әйбәт дәвалаган икән.
Бер абзый: "Төгәлбәйдән Колчурино ягына йөри торган юлыбызны "Хузангай" җәмгыяте сукалатты",-дип зарланды. "Хузангай" ҖЧҖ вәкиле Марат Гибадуллин әлеге юлны торгызырга һәм сак- ларга ышандырды.
Кошкидагы җыенда Фәрит Гайфуллин:
- Ашлама сибүче самолетлар өй түбәсенә орынып диярлек оча, чара күрегез әле,-дип борчылып сөйләде. Бу мәсьәлә дә контрольгә алыначак.
Ольга Семенова район табиб- лары дәвалавына зарын белдерде. Ул ветеринария табиблары да дөрес прививка ясамыйлар, диагнозны төгәл куймыйлар, дип бара. Районда матди ярдәм аз бирелә, дип тә канәгатьсезлек белдерде. Районнан килгән белгечләр җыелыш вакытында да, аерым да ул күтәргән мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
Бер агай исә: "Пенсияләр артты, ә мин азрак ала башладым",- дип аптырый. Әлеге мәсьәлә дә һичшиксез тикшереләчәк.
Кошкида мәдәният йорты бик әйбәт эшли икән. Өлкән буын апалар авыл халкы өчен төрле чаралар оештыручы Эльвира Акулининаны клубта ярты ставкага булса да эшләтеп булмасмы, дигән үтенечләрен әйттеләр. Бу сорау район мәдәният бүлеге җитәкчелегенә юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев