"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкара гаилә көненә багышлап бәйрәм үткәрделәр.
Анда күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән балалар һәм әти-әниләр чакырылды. Малайлар-кызлар өчен әкият геройлары катнашында кызыклы программа оештырылды. Ул төрле бәйгеләрне, хәрәкәтле һәм танып-белү уеннарын үз эченә алды. Бәйрәм күңелле, дустанә мохиттә узды, азактан флешмоб үткәрелде. Балаларга эшмәкәр Гөлнәзирә Низамова ярдәме белән алынган тәм-томнар, кызыксындыру призлары таратылды.
Нет комментариев