Әлки районы үзәгендәге православныйлар зиратында 22 апрельдә өмә үткәрелә
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге православныйлар зиратында 22 апрельдә өмә үткәрелә

22 апрельдә Базарлы Матактагы православныйлар зиратында өмә үткәрелә.

Анда ир-атларның көрәк, балта кебек эш кораллары, ә хатын-кызларның тырмалар алып килүе сорала. Өмә 25 апрельдә булачак Радоница бәйрәме уңаеннан оештырыла. Әлеге бәйрәмдә христианнар вафат булган әти-әниләрен, туганнарын искә алалар, аларның каберләрен чистарталар, җыештыралар. Район үзәге халкының өмәдә актив катнашуын сорыйбыз.


Нет комментариев