Әлки районында 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә
Яңалыклар

Әлки районында 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела.

Шулай ук урманнарда ут кабызу, учак тергезү рөхсәт ителми. Ут-күзне кисәтү максатында авылларда урамнарны, йорт тирәләрен, елга буйларын кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистарту зарур. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының әйбәт хәлдә булуы мөһим. Махсус режим чорында янгын хәвефе булган эшләр башкару да чикләнә.


Нет комментариев