Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк

Районның сөт җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы федераль программа кысаларында грант оттылар.

Аларга, куелган барлык таләпләрне үтәү шарты белән, эшчәнлекләрен җәелдерү өчен 5 миллион сумга кадәр акча биреләчәк. Грантларны Түбән Колчуринодан Виктор Рыжков, Чиябаштан Нияз Минсабиров, Татар Мулла авылыннан Тәлгать Фәттахов, Базарлы Матактан Нина Агапова (аның хуҗалыгы Түбән Биктимердә урнашкан) отканнар.

Моннан тыш "Татарстан республикасында фермер эшчәнлеге башкаручыларга ярдәм" дигән программа нигезендә Иске Коратадан Евгений Яганев сөт җитештерү белән шөгыльләнү, Татар Борнаеннан Минсәит Сафин теплицалар төзеп яшелчә үстерү максатларына грантлар отканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев