Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан сәнгать осталары концерты булды

Җомга кичендә район мәдәният йортында Татарстан сәнгать осталары концерты булды.

Аны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов башлап җибәрде. Ул башкала артистларын сәламләп, җыр-музыка сөючеләрне ял кичәсе белән сөендергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Эш атнасын әле генә тәмамлаган, бераз арыган әлкилеләр "Мирас" музыка кораллары ансамбле башкаруында "тере" музыка тыңлап ял иттеләр, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның моңлы да, дәртле дә җырлавыннан ләззәт алдылар. Яшь артистлар да калышмады: Марина Карпова яңгыравыклы иркен тавышы белән рус халык җырларын, популяр җырлардан тезмә башкарганда тамашачылар өзлексез кул чапты. Рөстәм Насыйбуллинны да яратып тыңлады әлкилеләр, чөнки егет татар халык җырларын, озын көйләрне сокланырлык матур итеп башкарды. Бер сүз белән әйткәндә, Казан сәнгать осталары тамашачыларга рәхәт мизгелләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев