Район ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагын ачыклаганнар.
Шул исәптән исерек килеш руль артына утырган бер йөртүче тоткарланган. Үзенең генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә тормышын куркыныч астына куйган әлеге бәндә алдагы ел ярым-ике елда рульгә утыра алмас, мөгаен. Аны шул срокка "права"сыннан мәхрүм итү һәм зур штраф көтә.
Нет комментариев