Әлки районында яңа өйләнешүче парлар район үзәге паркында агачлар утырталар
Яңалыклар

Әлки районында яңа өйләнешүче парлар район үзәге паркында агачлар утырталар

Никахлашу залында тантаналы төстә язылышкач, Илнар һәм Айсылу Хәйретдиновлар Базарлы Матактагы Ленин бакчасында агач утырттылар. Илнар - Түбән Әлки авылы егете, ә кәләше Кама Аланыннан. Яшь парларның тормышларындагы бу истәлекле вакыйга көнендә авыл бакчасында агачлар утырту традициясе былтыр - Парклар һәм скверлар елында барлыкка килгән иде. Үткән атнаның шимбәсендә яңа...

Никахлашу залында тантаналы төстә язылышкач, Илнар һәм Айсылу Хәйретдиновлар Базарлы Матактагы Ленин бакчасында агач утырттылар.

Илнар - Түбән Әлки авылы егете, ә кәләше Кама Аланыннан. Яшь парларның тормышларындагы бу истәлекле вакыйга көнендә авыл бакчасында агачлар утырту традициясе былтыр - Парклар һәм скверлар елында барлыкка килгән иде. Үткән атнаның шимбәсендә яңа гаилә коручы Илнар һәм Айсылу Хәйретдиновлар һәм аларның әти-әниләре бу күркәм гадәтне дәвам иттерделәр. Алар паркта миләш үсентеләре утырттылар. Ә бит миләш - гаилә бәхетен һәм иминлеген гәүдәләндерүче агач.


Нет комментариев