Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы парклар матурая, төзекләндерелә

Имәнлек урамындагы яңа паркта тиздән Ана белән бала сыны барлыкка киләчәк. Казан скульпторы Фәнил Вәлиуллин, Базарлы Матакка килеп, паркны караган һәм итәгенә сабыен утырткан ана сынын җәй урталарына кадәр өлгертергә вәгъдә иткән. Район үзәгенең тагын бер паркы - Хәтер аллеясы да матураячак: биредә яңа брусчатка җәеләчәк, "әфганчылар" батырлыган мәңгеләштергән БМПның...

Имәнлек урамындагы яңа паркта тиздән Ана белән бала сыны барлыкка киләчәк.

Казан скульпторы Фәнил Вәлиуллин, Базарлы Матакка килеп, паркны караган һәм итәгенә сабыен утырткан ана сынын җәй урталарына кадәр өлгертергә вәгъдә иткән.

Район үзәгенең тагын бер паркы - Хәтер аллеясы да матураячак: биредә яңа брусчатка җәеләчәк, "әфганчылар" батырлыган мәңгеләштергән БМПның постаментын, стеланы яңартачаклар Тимердән бизәкле койма кую да планлаштырыла - бусын инде аллеядан агачларны, чәчәкләрне тиктормас куллылардан саклау өчен кирәк (яшь куакларны сындыру, таптау очраклары да юк түгел бит). Паркларны яңарту үзара салым хисабына башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев