Әлки районыннан Диләрә Сафина – фәнни конференцияләр призеры
Алпар мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Диләрә Сафина, бер-бер артлы ике фәнни-гамәли конференциядә катнашып, өченче урыннар алып кайткан. Укучыларның Фатыйх Әмирхан иҗаты һәм эшчәнлегенә багышланган VII республика конференциясендә ул "Исем кушу - җаваплы эш" дигән проекты белән чыгыш ясаган, ә Гаяз Исхакый исемендәге III республика конференциясендә "Гаяз Исхакыйның публицистикасы" дип аталган...
Алпар мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Диләрә Сафина, бер-бер артлы ике фәнни-гамәли конференциядә катнашып, өченче урыннар алып кайткан.
Укучыларның Фатыйх Әмирхан иҗаты һәм эшчәнлегенә багышланган VII республика конференциясендә ул "Исем кушу - җаваплы эш" дигән проекты белән чыгыш ясаган, ә Гаяз Исхакый исемендәге III республика конференциясендә "Гаяз Исхакыйның публицистикасы" дип аталган проектын яклаган. Диләрәнең уңышында укытучысы Рәзилә Зәйнетдинованың да өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев