Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Марат Хәмитов иҗаты

Кайтмадылар лачыннар Интернациональ бурычын Үтәгәндә егетләр Әфганда корбан булдылар, Меңнәр лачын кебекләр. Исән-сау кайтырбыз диеп Килә иде хатлары. Ни өчен соң җан бирделәр, Тыныч ил солдатлары. Кайтаваз булып яңгырый, Көтегез-з-з дигәннәре. Әле дә көтә туганнары Көтәләр сөйгәннәре. Сөйгән кызлары көттеләр, Мәхәббәтләрен саклап. Юк, кайтмады лачыннары, Әфганстанны яклап. Барып җитми белмәгәннәр...

Кайтмадылар лачыннар

Интернациональ бурычын

Үтәгәндә егетләр

Әфганда корбан булдылар,

Меңнәр лачын кебекләр.

Исән-сау кайтырбыз диеп

Килә иде хатлары.

Ни өчен соң җан бирделәр,

Тыныч ил солдатлары.

Кайтаваз булып яңгырый,

Көтегез-з-з дигәннәре.

Әле дә көтә туганнары

Көтәләр сөйгәннәре.

Сөйгән кызлары көттеләр,

Мәхәббәтләрен саклап.

Юк, кайтмады лачыннары,

Әфганстанны яклап.

Барып җитми белмәгәннәр

Сугышка барганнарын.

Еллар үткәч җибәрделәр,

Әсирдә калганнарын.

Патшаларга ни җитмәде,

Җан кыюлар ник кирәк?

Әфганда үлгәннәр өчен

Бүген дә әрни йөрәк.

Әй бу канкойгыч сугышлар

Йөрәк өзгеч әрнүләр.

Бердән-берләрен югалткач,

Ничек түзде әниләр.

Толлар калды, ятимнәр дә,

Афәте бу сугышның.

Дөньядан яшьли киттеләр,

Бер ни күрми тормышның.

Күпме гомерләр өзелде,-

Бар да яшь, лачын кебек.

Цинк табут белән кайтты

Алпар егете Ирек.

Сөләйманов, Бурунов сугышта

Батырлык күрсәткәннәр.

Батырларны искә алырга

Халык бердәм килгәннәр.

Кабат сугышлар булмасын

Илдә һәм чит җирләрдә.

Лачын кебек яшь егетләр

Ятмасын каберләрдә!

Марат Хәмитов,

Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев