Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы Илүзә Гарипова химия буенча "Олимпка юл" (Путь к Олимпу) республика олимпиадасы призеры булды.
Бу көннәрдә Илүзәнең тагын бер җиңүе мәгълүм булды: ул Бөтенроссия балалар һәм яшьләр арасында "Йолдызлык" фәнни-эзләнү проектлары олимпиадасының республика этабында 76 укучы арасында биология буенча өченче урынны алган. Бу ике бәйгегә дә аны укытучысы Гүзәл Гаязова әзерләгән. Педагог әйтүенчә, Илүзәнең әлеге уңышларында аның әти-әнисенең дә роле зур.
Нет комментариев