Авыл мәктәпләре арасында "Олимпка юл" исеме астында үткән республика олимпиадаларында районның өч укучысы бик әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
Олимпиадалар математика, инглиз теле, химия һәм физика фәннәреннән үткәрелде. Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камил Мәхмүтов физика буенча фән бәйгесендә җиңү яулады, ә математика олимпиадасында призер булды. Шушы ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Илүзә Гарипова һәм Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Камил Җәббаров химия олимпиадасы призерлары булдылар.
Нет комментариев