Әлки районында быел малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган
Район ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 75 бәби теркәлгән.
Малайлар кызларга караганда ике тапкырдан да артык күбрәк туган. Елның сигез аенда 51 ир бала, 24 кыз бала теркәлгән.
21 бала гаиләдә беренче булып туган. Икенче һәм өченче булып дөньяга килгән бәбиләр саны тигез – 23 әр. Җиде гаиләдә дүртенче балалары туу шатлыгы кичергәннәр. Ә бер гаиләдә бишенче бала дөньяга килгән.
Узган август аенда ЗАГС бүлегендә җиде нарасый (5 малай, 2 кыз) исәпкә алынган.
Үткән айда 10 гаилә төзелгән, ә ел башыннан бирле 40 пар никахлашкан. Ни кызганыч, августта 4 пар араларын өзгән, елның сигез аенда исә 21 гаилә таркалган.
Узган айда 21 райондашыбыз арабыздан киткән. Ел башыннан бирле исә 218 әлкиленең гомере өзелгән.
Чагыштыру өчен: 2019 елның августында ЗАГС бүлегендә 10 бала (ел башыннан – 70 ) исәпкә алынган, 13 пар (62) өйләнешкән, 2 гаилә (25) таркалган, 22 кеше (175) бакыйлыкка күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев