Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике хатын-кыз чит ил кешеләрен ялган юл белән өйләрендә теркәгән өчен хөкем ителде

​​​​​​​Район прокуратурасы 64 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Әлеге хатын РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә каралган җинаять кылуда – чит ил гражданын фиктив, ягъни ялган юл белән Россия Федерациясендә үзенең торагында исәпкә куюда – гаепле дип табылды. Судта расланганча, быелның февралендә бу хатын (подсудимая) кабул итүче як сыйфатында миграция хезмәтенә үзенең өендә дүрт Кыргызстан гражданын исәпкә куйдыруы хакындагы документлар тапшырган. Ә чит ил кешеләрен теркәү дөреслеккә туры килми – чынлыкта алар анда яшәмәгән.

Район судында 32 яшьлек тагын бер хатын югарыда аталган маддә буенча хөкемгә тартылды. Ул узган елның апрелендә миграция хезмәтенә үз өендә Үзбәкстан кешесен теркәү турында фиктив документлар тапшырган.

Закон бозган әлеге хатыннар икесе дә  гаепләрен тулысынча таныдылар. Суд аларның һәркайсына дәүләт файдасына 30 мең сум штраф түләтү җәзасын бирде.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев