Әлки районында « Хәвефсез тәгәрмәч - 2020» конкурсы узды
Ярышларда җиңү өчен 7 юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы составында 28 укучы көч сынашты.
Кичә, 16 сентябрь, Түбән Әлки авылында "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020" район конкурсы узды. 9-11 яшьлек 28 малай һәм кыз юл хәрәкәте кагыйдәләре белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен, велосипед белән куркынычсыз идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук балалар район конкурсының төрле этапларында – «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Фигуралы йөртү», «Авто шәһәрчек», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә» – үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Ярышларда Түбән Әлки урта мәктәбе командасы җиңде. Алардан соң – Базарлы Матак мәктәбе укучылары. Мактаулы өченче урынны Чуаш Кичүе мәктәбеннән малайлар һәм кызлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев